Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2021, 10:22

Казанда «Россия чаңгы юллары» массакүләм ярышларында якынча 21,3 мең кеше катнашты

Традицион чаңгы ярышлары кичә 17-нче тапкыр узды.

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Якынча 21,3 мең кеше Казанда «Россия чаңгы юлллары» Бөтенроссия массакүләм ярышларында катнашты. Традицион чаңгы ярышлары алдагы көндә 17-нче тапкыр узды. Актив ял итәргә яратучылар – Казанның төрле яшь категорияләрендәге яшәүчеләр һәм кунаклар дүрт мәйданчыкка чыктылар: Горки-Әмәт урман паркында, Казансу елгасы тугаенда, Нагорный бистәсендә, Юдино поселогында «Локомотив» стадионында.

Ярышта катнашучыларның барысы да 2, 3, 5 яки 10 км дистанцияне сайлый ала иде. Моннан тыш, узган еллардагы кебек үк, теләге булган һәркем яшенә карамастан ГТО комплексы нормативларын үти алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда шулай ук республика ведомстволары һәм шәһәр структуралары җитәкчеләре дә катнашты – алар 2 чакрым араны шуып үттеләр. Шулай итеп, беренче йөгерештә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – шшләр белән идарә итүче Сергей Коростелев һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе лидерлар булдылар. Икенче йөгерештә Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин – ир-атлар арасында һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева хатын-кызлар арасында җиңү яулады.

«Россия чаңгы юллары»нда катнашучылар һәм кунаклар өчен барлык мәйданчыкларда да бәйрәм атмосферасы тудыру өчен төрле күңел ачу чаралары, иҗат коллективлары чыгышлары, шулай ук киез итекләрдә хоккей турниры оештырылды.

Барлык яңалыклар