Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2024, 14:19

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»да катнашу өчен 11 меңгә якын кеше теркәлгән

Халыкара чара Татарстан башкаласында 14-19 нчы майда узачак

Фото: Денис Гордийко

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумында катнашу өчен 79 илдән 11 меңгә якын кеше теркәлгән. Бу хакта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Иң зур рәсми делегацияләр һәм бизнес-берләшмәләр Мисыр, Индонезия, Казахстан, Ливия, Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Сенегал, Төркмәнстан, Үзбәкстаннан көтелә. Форумга Россиянең 80 субъектыннан да вәкилләр киләчәк.

«2 нче майга 11 меңгә якын катнашучы теркәлгән, һәм без моның чик күрсәткечләр булмавын аңлыйбыз. Теркәлү 6 нчы майга кадәр дәвам итәргә тиеш, шуңа күрә соңгы көннәрдә катнашучылар саны артуын көтәбез. 79 ил инде теркәлде», – дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

2023 елдан федераль статуска ия халыкара вакыйга ТР башкаласында 14-19 нчы майда узачак.

Элегрәк «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» волонтерлык программасында катнашу өчен 1,8 меңгә якын кешенең гариза тапшыруы турында хәбәр ителгән иде.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан бирле үткәрелә. Әлеге чара Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен мәйданчык булып хезмәт итә.

Барлык яңалыклар