В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына халыкара турнир Казанда узачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Электросталь, Пенза, Чиләбе өлкәсе һәм Минск спортчылары киләчәк. Алар трамплиннардан (бер һәм өч метр) һәм вышкадан (биш, 7,5 һәм 10 метр) шәхси һәм синхрон сикерүләрдә чыгыш ясаячак. Турнирга 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр, шулай ук 12 яшьтән 13 яшькә кадәрге Россия беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары кертелә.
Программа башлангыч ярышлардан, финалдан һәм бүләкләү тантанасыннан торачак. Тамашачылар өчен керү ирекле. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.