Мәгълүмати агентлык коллективы "Милли татулык – мәдәниятләрне үзара баету" номинациясендә беренче урынны алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Казан Мэриясенең рәсми порталы KZN.RU БДБ Башкалаларының һәм эре шәһәрләренең халыкара Ассамблеясы (МАГ) оештырган "Массакүләм мәгълүмат чаралары көзгесендә шәһәр" VII Халыкара бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булып танылды.
Конкурс БДБ илләре территориясендә урнашкан шәһәрләр эшчәнлегенең төрле аспектларын яктыртуда массакүләм мәгълүмат чараларының ролен арттыруга юнәлдерелгән. KZN.RU коллективы "Милли татулык – мәдәниятләрне үзара баету" номинациясендә беренче урын һәм "Без Евразия киңлегендә яшибез: хезмәттәшлек тәҗрибәсе" номинациясендә өченче урын алды. Һөнәри ярышларда башка юнәлешләр дә бар иде: "Имин шәһәр - акыллы шәһәр", "Муниципаль идарә: игелекле эшләр практикасы", "Донор – тормыш бүләк итүче" һәм "Шәһәр имиджын формалаштыру".
Мәдәниятара хезмәттәшлек темасы мөһим әһәмияткә ия. Шәһәрдә даими уза торган мөһим чаралар, шул исәптән башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар катнашында да, моңа мисал булып тора. Бу - футбол буенча дөнья чемпионаты, татар бәйрәме Сабантуй, Испан мәдәнияте фестивале "Испаниягә тәрәзә", Ханчжоу "Hangzhou Gourmet" гастрономия фестивале һәм башкалар.
"Массакүләм мәгълүмат чаралары көзгесендә шәһәр" Халыкара конкурсында катнашучылар саны рекордлы булды. Әйтик, Россиянең 37 шәһәре, БДБ һәм Приднестров Молдавия Республикасының 51 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре үз эшләрен җибәргән. Оештыру комитетына барлыгы 450 журналист, ММЧ вәкилләренең фото - һәм видеоматериаллары алынган.