Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга конкурс республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). KZN.RU порталы «Муниципаль берәмлекнең иң яхшы сайты» номинациясендә җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга республика журналистлар конкурсында җиңде.
Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары - мәгълүмат агентлыклары, телерадиокомпанияләр һәм Татарстан муниципаль районнары газеталары катнашты. Жюри 5 номинациядә җиңүчеләрне билгеләде: «Республика массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язмалар», «Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язмалар», «Иң яхшы телевизион сюжет», «Иң яхшы радиосюжет», «Иң яхшы муниципаль берәмлек сайты». Лауреатлар дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Ел саен үткәрелә торган бәйгене ТР Муниципаль берәмлекләре советы үткәрә.