Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.12.2025, 11:28

KZN.RU порталы башкарылган эшләргә йомгак ясый һәм укучыларны Яңа ел белән котлый

2025 елда без 4,5 мең яңалык әзерләп, Казан вакыйгалары турында сөйләдек, укучылар тарафыннан портал битләрен карауларның гомуми саны 6,5 миллионга җитте

Казан шәһәре KZN.RU фотосы

Казанның KZN.RU порталы шәһәр өчен дә, редакция өчен дә вакыйгаларга бай булган 2025 елга нәтиҗәләр ясый. Шушы вакыт эчендә сайтта Татарстан башкаласы тормышының барлык өлкәләрен яктырткан 4465 яңалык бастырылды.

2025 ел Казаныбыз өчен гаять әһәмияткә ия булган чараларга бай булды. Алар бер-бер артлы уза торды – һәр чара башкалабызда тормышның кайнавын, вакытның бер генә көнгә дә тукталмавын раслый торган мизгел! Аларның иң яктыларын искә төшерик.

Казанда 17 Россия чемпионаты һәм 18 Россия кубогы узды. Әлеге исемлеккә «Рубин», «Ак барс», «Уникс», «Зенит», «КОС-Синтез» уеннары, Кикбоксинг буенча мэр кубогы һәм башкалар керми.

Казанда беренче тапкыр «БРИКС+» илләренең яшьләр фестивале узды. Киң колачлы халыкара чарада Россия, Бразилия, Кытай, Төркия, Иран, Һиндстан, Мисыр, Көньяк Африка Республикасы, Эфиопия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Индонезиядән яшь 150 вәкил катнашты. Кунакларның фикерләренә караганда, Казан алар өчен мәңгелеккә истә калыр. Татарстан башкаласы белән якыннан танышканнан соң, күп кенә яшьләрнең югары белемне нәкъ менә безнең шәһәрдә алу теләге туган.

Күптәнге хыялны тормышка ашырып, Казан берничә көнгә илнең музыка үзәгенә әйләнде. «Яңа дулкын/Новая волна» халыкара җыр бәйгесендә катнашу өчен 6 меңнән артык гариза бирелгән. Әрмәнстан, Әзербәйҗан, Белоруссия, Грузия, Казахстан һәм Россия илләреннән бәйгедә катнашучылар арасыннан 13 кеше финалга узды, Казахстаннан Alex Lim җиңүче дип танылды. Күпсанлы ВИП-кунаклар белән бергә казанлылар Филипп Киркоров, Николай Басков, Алсу, Сергей Лазарев, Полина Гагарина, Люси Чеботина, Дима Билан, Сосо Павлиашвили, Пелагея, Александр Ревва, Алексей Воробьев, Аида Гарифуллина һәм илебез шоу-бизнесының башка йолдызлары чыгышларын карадылар.

Әле тагы башкалабызда 11 нче Казан марафоны (Россиядәге иң масштаблы йөгерү чарасы; анда 35 мең кеше катнашты), «Игелекле дулкын» фестивале (шәһәрнең визит карточкасы), илнең әйдәп баручы юристларын җыйган IV Казан халыкара юридик форумы һәм Г.Камал исемендәге яңа театр бинасында «Казаныш» халыкара архитектура форумы гөрләп узды. Рекордлы срокларда төзелгән бина үзе дә ел ачышы булды!

Кремль урамында Зилант скульптурасы урнаштырылган яңа сквер шәһәрнең башкала халкына тагы бер бүләге. Көмеш тәңкәне Зилант аркасына ыргытсаң һәм тәңкә төшеп китмәсә, уйлаган теләгең тормышка аша, диләр. Бу елны безнең шәһәргә килгән 5 миллионнан артык туристның кайберләре (һәм бу, сүз уңаеннан, шулай ук рекордлы сан!), моңа инанган. Ә сез әле тәңкәне Зилантка атып карадыгызмы?

Моннан тыш, редакция махсус хәрби операция зонасына, безнең республика ярдәм итә торган Лисичанск, Рубежное шәһәрләренә, безнең сугышчыларга гуманитар һәм махсус ярдәм җибәрүне актив яктыртты. Бу елны Лисичанск һәм Рубежноега төзелеш материаллары, техника һәм махсус җиһазлар, Яңа елга балаларга бүләккә 18 тонна мандарин җибәрелде.

Юк, юк, уйламагыз да, дүшәмбе көннәре редакциядә иртәнге кофедан башланмый – бу көне бик җитди «эшлекле дүшәмбе» утырышы үткәрелә. Ел дәвамында шәһәр җитәкчелеге 44 аппарат киңәшмәсе уздырды, аларда шәһәр хуҗалыгы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү һәм яңартуның күпсанлы программаларын гамәлгә ашыру сәгатьләре чагыштырылды, шәһәрнең язгы ташуга, шәһәр яны лагерьларының балаларны ялга кабул итүгә, пляжларның су коену сезонына әзерлеге тикшерелде, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм күпсанлы башка массакүләм чараларны бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар, шәһәр структураларының яңа җитәкчеләре белән таныштырдылар. «Эшлекле дүшәмбе» яңалыклары 528 материалда чагылыш тапты.

Шәһәр мэры Илсур Метшин катнашында төзелеш мәйданчыкларында һәм төрле объектларда узган эш сәфәрләре, төрле киңәшмәләр, яңа объектлар ачылышы, мәсәлән, «Идел киңлекләре» һәм «Яз» торак комплексларында поликлиникалар, Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең чираттагы этабын, 376 нчы яңа балалар бакчасы, «Җәй» торак комплексында яңа мәктәп ачу мәсьәләләре яктыртылган ике йөздән артык текст әзерләнде. Сүз уңаеннан, социаль объектлар төзелеше буенча Казан, элеккечә, миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында (Мәскәү һәм Санкт-Петербургны исәпкә алмаганда) әйдәп баручылар рәтендә тора.

KZN.RU редакциясе Казан шәһәр Думасы эшен актив күзәтеп, укучыларга узып баручы елда үткәрелгән 9 сессиянең барысы турында да мәгълүмат җиткерде.

Рәсми көн тәртибеннән тыш, портал үзенчәлекле шәһәр тарихларын игътибар үзәгеннән читтә калдырмады. Казаннан Истанбулга кадәр велосипедта барган егетләрне яки кылый күзлелекне дәвалау өчен аппарат уйлап чыгарган талантлы укучыны хәтерлисезме? Әлеге мәгълүматларны ишетмәгән булсагыз, һичшиксез, талантлы шәһәр кешеләре белән танышырга ашыгыгыз!

Безнең редакция шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган социаль проектларга кагылышлы яңалыкларны да актив яктыртты, алар елдан-ел арта бара – бу ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә изгелек эшләүне максат итеп куйган «Игелекле Казан» проекты һәм актив яшәү рәвеше алып баручы Казанның меңләгән өлкән буынын берләштергән «Яшәү яме» проекты. «Озын гомер уеннары» һәм Горький паркында уздырылган Казанның Тормышны яратучылар көне кебек күркәм чаралар, авыруларны җиңеп чыгучы кешеләрнең, аларга ярдәм итүче тьюторларның һәм волонтерларның гаҗәеп язмышлары безнең укучыларны рухландырды.

KZN.RU порталында бер ел эчендә бастырылган текстлардагы символларның гомуми күләме 13 миллионга якын. Бу Л.Н.Толстой иҗат иткән «Сугыш һәм тынычлык» романының дүрт тулы басмасы белән чагыштырырлык күрсәткеч.

Безнең аудитория күпсанлы укучыларны җәлеп итү чыганагы булып кала: интернет челтәрендәге сәхифәне карауларның гомуми саны 6,5 миллионга җитте. Оператив эш нәтиҗәсендә KZN.RU порталындагы язмалар башка чыганакларда 3 меңнән артыграк тапкыр искә алына.

Яңа елда без сезнең өчен Казан турында язуыбызны дәвам итәчәкбез! Яңа ел белән!

Барлык яңалыклар