«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кыз полицейскийларга бушлай белдерүләр куела торган сайтларының берсендә танылган җырчының концертына билетлар табуы турында сөйләде. Сатучы кызга банк картасының номерын һәм арткы ягында урнашкан өч урынлы CVV кодын күрсәтү таләп ителгән сылтама җибәрә.
Кыз барлык күрсәтмәләрне үтәгән, әмма соңрак аның банк картасыннан 6 мең сум акча күчерелгән, дигән хәбәр алган.
Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Полиция килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе халыкка таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүматны бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә яки интернетта сатучылар һәм сатып алучылар җибәргән шикле сылтамалар буенча күчәргә ярамый. Караклар тозагына эләккән кешеләрдән кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.