В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада шәһәрдә 187 малай һәм 169 кыз туган.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хәбәр иткәнчә, яңа туган сабыйларга кушылган исемнәр арасында Марк, Кәрим, Радмир, Әмир, Амелия, Ева, Мия, Эмилия иң популярлары булган. Әти-әниләр шулай ук Евсей, Антип, Мир, Евдоким, Әнис, Даниэла, Лея, Һадия, Марьяна кебек сирәк исемнәрне сайлаганнар.
Узган атнада Татарстан башкаласында 181 пар никахларын теркәгән.