Параллель рәвештә лекцияләр, очрашулар һәм мастер-класслар сериясе узачак
Фото: Денис Гордийко
Күргәзмә исеменә хәрәкәт, тизлек һәм эмоциональ характеристикалар идеясе салынган, дип билгелиләр оештыручылар. Һәр әсәрне образларның охшашлыгы яки аерымлыгы принцибы буенча башка әсәрләр белән берләштерергә мөмкин, бу экспозициягә ритм һәм динамика бирә.
Күргәзмә 15:00 сәгатьтә парк перголында узачак. Эшләрне 25 нче августка кадәр күреп була, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Экспозиция эше белән параллель рәвештә лекцияләр, очрашулар һәм мастер-класслар сериясе планлаштырылган. Мәсәлән, 6 нчы августта клиник психолог Анастасия Ивашкевич «самозванец» синдромын ничек җиңәргә һәм иҗаттан «качарга» телисең икән, нишләргә кирәклеге турында сөйләячәк. Дискуссия 16:00 сәгатьтә башлана.