В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20 сентябрьдән соң кушымтаның иске версиясен эшләтү белән проблемалар туарга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасыннан файдаланучыларга 20 сентябрьгә кадәр аны соңгы версиягә кадәр яңартырга киңәш ителә. 20 сентябрьдән соң кушымтаның иске версиясен эшләтү белән проблемалар туарга мөмкин.
Бүген “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасыннан файдаланучылар 20 сервис буенча хезмәт ала. Смартфон аркылы балалар бакчасы һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләргә, табибка язылырга, электрон көндәлек аша билгеләрне күзәтергә мөмкин. Узган елның көзендә күп функцияле үзәкләргә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә, Техник инвентаризация бюросына, социаль яклау бүлекләренә, ТР Президенты каршындагы ДТФ Казан төбәк вәкиллегенә, Совет районының мәгариф бүлегенә язылу мөмкинлеге барлыкка килде. Моннан кала, газ белән тәэмин итү өчен түләү системасы камилләштерелде, аерым алганда шәхси счет буенча түләргә мөмкинлек ачылды.
“ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы барлыкка килгән вакыттан аны 660 тапкыр телефоннарын күчереп алганнар, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте. Кушымтаның яңа версиясе iOS һәм Android операцион системалы җайланмалар өчен бар.