В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәткәр прививканы предприятиедә ясаткан очракта, кодны мобиль бригаданы җибәргән медицина учреждениесе бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Карар чыгу вакытына беренче компонент белән вакцинацияләнгән республика халкының кулында раслаучы факт буларак вакцинация узу турында белешмә яки РФ дәүләт хезмәтләре сайтында прививка ясату турында хәбәр була. QR-код алу өчен алар шушы документлар белән беркетелгән урыннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип аңлатты бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Поликлиникада беренче прививканы ясатучы татарстанлылар шунда ук QR-код алачак.
QR-код вакцинациянең мобиль пунктларында бирелмәячәк – моның өчен прививка ясатканнан соң яшәү урыны буенча поликлиникага яки вакцинацияне мобиль пунктта оештырган поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Еш кына кешеләр вакцинация уздыру өчен мобиль пунктта кайсы поликлиника чыкканын белми һәм белешми дә. Шуңа күрә аларга шунда ук үзләре беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итү җиңелрәк. Анда QR-код бирүдән баш тартырга тиеш түгелләр», – дип өстәде В.Жаворонков.
Моннан тыш, татарстанда, 50-дән артык хезмәткәр вакцинацияләнергә теләк белдергән очракта, Татарстанда күчмә мобиль бригадалар предприятиеләргә килеп, вакцинация уздыруны дәвам итә. Бу очракта прививка ясаткан хезмәткәрләрне вакцинацияне уздырган поликлиникага җибәрәчәкләр.
QR-код алу өчен хәрби хезмәткәрләр теркәлү урыннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать иткән очракта вакцинациянең беренче этабын узу турында кәгазь белешмә, шулай ук хәрби билет күрсәтергә тиеш булачак.
Исегезгә төшерәбез, кичә билгеле булганча, Татарстанда СОVID-19га каршы вакцинациянең беренче этабын узу турында «республика» QR-кодлары кертелә, алар җәмәгать транспортында йөргәндә генә гамәлдә булачак. Шулай ук мондый кодларны коронавируска каршы прививка ясаткан хәрби хезмәткәрләр дә ала алачак.
Татарстанда вакцинациягә каршы медицина күрсәтмәләре булган халыкка QR-код белән белешмәләр бирү дәвам итә. В.Жаворонков сүзләренә караганда, бүгенге көндә аларны 12 мең кеше алган.