В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19-га каршы вакцинаны республикада 1,3 миллионнан артык кеше ясаткан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруының 135 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның 7-се – читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 31 кеше хастаханәгә салынган, 104 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 69 кеше – Казанда, 25 кеше – Чаллыда, 5-әр кеше – Аксубай, Түбән Кама һәм Норлат районнарында, 3-әр кеше – Югары Ослан һәм Зәй районнарында, 2-әр кеше – Азнакай, Яшел Үзән, Минзәлә, Ютазы районнарында, берәр кеше – Актаныш, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнарында яши.
22-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 29 мең 239 очрагы теркәлгән Пандемия чорында 24 мең 478 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 80 кеше – узган тәүлектә.
Барлыгы 1 млн. 367 мең 881 кеше вакцина ясаткан, шулардан 1 млн.787 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 37 мең 141 очрагы теркәлгән. Илдә пандемия башланганнан бирле 8 млн 168 мең 305 авыру очрагы ачыкланган, 7 млн 117 мең 60 кеше сәламәтләнгән.