В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул белдерүне мессенджерларның берсендә тапкан
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул түбән бәягә телефон сатылу турындагы белдерүне мессенджерларның берсендә тапкан. Үзенә ошаган модельне сайлап, акчаны күрсәтелгән счетка күчергән. Әмма сатучы яңадан элемтәгә чыкмый, шулай итеп ир-ат акчасыз да, телефонсыз да кала.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ ҖКның 159 нчы маддәсенең 2 нче өлеше белән каралган җинаять составы билгеләре нигезендә мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, мессенджерларда билгесез кешеләр белән язышырга һәм товарны карамыйча гына сатып алырга киңәш ителми.