Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2024, 11:46

Туй киемнәрен күрсәтү, паркта пикник һәм гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү: Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк

Бәйрәм хөрмәтенә 127 пар никахлашачак

Татарстан башкаласында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган берничә чара узачак. Алар арасында – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру, рус һәм татар гореф-гадәтләрендә никахлашу тантанасы, милли туй киемнәрен күрсәтү, 11 сәгатьлек «Зур гаилә пикнигы» фестивале һәм башкалар. KZN.RU порталы бәйрәм вакыйгаларының программасын бастыра.

Горький исемендәге паркта «Зур гаилә пикнигы» фестивале

11:00 дән 22:00 гә кадәр 6 июльдә шәһәр халкы икенчел куллану турында лекцияләр, яшь эшмәкәрләр товарлары ярминкәсе, «Выслушаем» проекты кысаларында психолог белән очрашу көтә. Яшь кунаклар өчен аниматорлар белән уен зоналары оештырыла, ә яшь гаиләләр өчен – «Курс на Казань» велоквесты, анда катнашучылар шәһәрнең билгеле урыннарына барачак.

Мастер-класслар 12:00 дән 18:00 гә кадәр узачак. Кием-салым, значоклар бизәү һәм бисердан браслетлар үрелү буенча дәресләрне «Яшүсмер» МБУ үткәрәчәк. Ә А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге агач эшләнмәләр бизәлеше буенча мастер-класслар оештырачак. «Дуслык» үзәге белгечләре җитәкчелегендә шоперлар һәм брелоклар бизәячәк.

Көн дәвамында иҗтимагый киңлектә волонтер-медиклардан һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистларыннан фуд-корт һәм партнерлык мәйданчыклары эшләячәк. Бәйрәм атмосферасын диджейлар, кавер-төркемнәр һәм балалар иҗат коллективлары чыгышлары тудырачак. Кичә Казан режиссеры Байбулат Батуллинның «Бери да помни» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак. Башлана - 19:50.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль РФдә Гаилә елына багышланган «Зур гаилә яллары» федераль программасы буенча узачак. Чараны Казан мэриясе ярдәмендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештыра.

«Туган авылым» комплексында бәйрәм, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көннәрен 6 июльдә «Туган авылым» комплексы мәйданчыгында билгеләп үтәчәкләр. Кунакларны рус һәм татар гореф-гадәтләре элементлары белән никахлашу тантанасы, Татарстан халыклары дуслыгы йортыннан милли туй киемнәрен күрсәтү, шулай ук «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру көтә.

Искәртеп узабыз, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ТР башкаласында 127 пар никах теркәячәк. Никахлашу тантанасы «Казан» гаилә үзәгендә 6, 7 һәм 8 июльдә узачак.

Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 8 июльдә билгеләп үтелә.

Барлык яңалыклар