В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле
Фото: Денис Гордийко
Тамашачылар «ДжазЭль» джаз коллективыннан сугыш чоры җырлары мотивлары буенча вокаль-инструменталь композицияләр ишетәчәк. «Арлекино» балалар хореография төркеме «Верните память!» бию номерын тәкъдим итәчәк, ә эстрада артисты Регина Кашапова «Баллада о матери» һәм «Бьется в тесной печурке огонь» җырларын башкарачак.
Кунаклар өчен тематик викторина да үткәреләчәк. Иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алачак. Кичә ахырында режиссер Дарья Биневскаяның «Африка» хәрби мелодрамасын күрсәтү планлаштырыла.
Башлана – 19:30 сәгатьтә. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Чара ТРның «Татаркино» ДБМУ тарафыннан оештырыла.