Үзгәрешләр футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Казан – Аэропорт – Казан маршруты белән йөри торган шәһәр яны поездлары футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә үзгәртелгән җәдвәл буенча йөриячәк, дип кисәтә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
20, 24, 27, 30 июньдә һәм 6 июльдә Казан – Аэропорт электричкалары 0.03, 1.00, 2.23, 3.40, 5.00, 6.20, 7.44, 8.05, 9.00, 9.50, 11.00, 12.25, 13.15, 14.45, 15.35, 16.37, 16.55, 18.05, 19.00, 20.02, 20.50, 21.52, 22.10 һәм 23.22 сәгатьтә кузгала. Аэропорт – Казан поездлары 1.40, 3.00, 4.18, 5.40, 6.20, 7.05, 8.20, 8.55, 10.00, 11.30, 12.00, 13.15, 14.20, 15.35, 16.15, 17.18, 17.40, 18.53, 19.40, 20.50, 21.30, 22.33 һәм 23.00 сәгатьтә кузгала. Матч көннәрендә куркынычсызлык тәэмин итү максатында киләсе көнне 6.00 сәгатькә кадәр арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Махсус җәдвәл буенча поездлар 21, 25, 28 июнь, 1, 7 июль көннәрендә йөриячәк. Казаннан аэропортка электричкалар 0.03, 1.00, 2.23, 3.40, 5.00, 8.05, 9.50, 12.25, 14.45, 18.05, 20.02 һәм 21.40 сәгатьтә, аэропорттан Казанга 0.10, 1.40, 3.00, 4.18, 5.40, 6.20, 8.55, 11.30, 13.15, 17.18, 18.53, 20.50, 22.33 сәгатьтә кузгала.
Шул ук вакытта, 22, 23, 26, 29 июнь, 2, 3, 4, 5 һәм 8 июль көннәрендә шәһәр яны поеәдлары Казаннан аэропортка 0.03, 8.05, 9.50, 12.25, 14.45, 18.05, 20.02 һәм 21.40 сәгатьтә, кире якка 6.20, 8.55, 11.30, 13.15, 17.18, 18.53, 20.50, 22.33 сәгатьтә китәчәк, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.