В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – инфраструктураны модернизацияләү
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). 1 нче декабрьдән 4 нче декабрьгә кадәр Казан – Кукмара шәһәр яны поезды яңа җәдвәл буенча йөриячәк. Бу инфраструктураны яңарту белән бәйле.
Коркачык станциясеннән 6420 нче номерлы электричка яңа график буенча барачак, шуңа күрә Кукмарага 9:16 га килеп җитәчәк (22 минутка соңрак), дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук тәүлек әйләнәсе +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.