Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2020, 09:05

Михаил Водопьяновның батырлыклары: челюскиннарны коткару, «Дөнья гөмбәзе»нә утыру һәм Берлинга төнге һөҗүмнәр

Танылган очучы-полярникның, Советлар Союзы Героеның, авиация генерал-майоры Михаил Васильевичның батырлыкларының чиге юк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Алинә Бережная). Төньяк полюста тарихта беренче тапкыр самолет утырту, «Челюскин» пароходы экипажын коткару, Берлинны берничә тапкыр бомбага тоту, ә тагын 32 китап - болар барысы да бер кешенең, танылган очучы-полярникның, Советлар Союзы Героеның, авиация генерал-майоры Михаил Васильевич Водопьяновның казанышлары. Очышлар турындагы истәлекләре белән легендар очучы гаиләсе белән уртаклашырга ярата, аның оныгы Маша Водопьянова, мәктәп укучысы булган вакытта ук, һәрвакыт хикәяләрне игътибар белән тыңлый һәм герой турында бүгенге көнгә кадәр истәлекләрне саклап килә.

«Ватанны ярату - Михаил Васильевич миңа биргән төп дәрес»

Гаҗәп яхшы күңелле, юмарт, матур елмаюга ия һәм һәрвакыт ягымлы булган кеше - Советлар Союзы Герое Михаил Водопьяновның оныгы Мария Юрьевна Водопьянова хәтерендә бабасы нәкъ шундый булып калган.

«Михаил Васильевич бик күп эшли иде, хәтта сугыштан соң да очышлар ясавын дәвам итте, югары яшерен хәрби операциядә катнашты һәм Төньяк полюска очты, - дип сөйли үзенең бабасы турында Мария Водопьянова. - Без һәрвакыт аңа шулкадәр энергиянең кайдан килүенә гаҗәпләндек. Бер көнне бабай үзенең серен ачып салды: «Мин бары тик үз эшемне нык яратам».

Үзенең легендар очышлары турында Михаил Водопьянов мәктәпләрдә патриотлык дәресләре вакытында да сөйләгән. Әлеге хикәяләр әлегәчә яшьләрнең күңелендә саклана. Мария Юрьевна бабасының традициясен дәвам итә - хәрби училище студентлары, мәктәп укучылары белән очраша һәм аларга бабасының батырлыклары турында сөйли. «Ватанны ярату - Михаил Васильевич миңа биргән төп дәрес. Ул һәрвакыт шушы мәхәббәт аркасында гына сугышта җиңүгә ирешә алдык, дип әйтә иде», - дип ассызыклады М.Водопьянова.

«Мин чын сугышчан кызның нинди булганын аңладым»

Михаил Водопьяновның бөтен гомере очышлар белән бәйле була. Самолет штурвалы артына ул Бөек Ватан сугышы башланганчы ук утырган. 1930 елның гыйнварында Михаил Водопьянов Сахалин утравына һава линиясен ача һәм Мәскәү - Хабаровск юнәлешендә туктаусыз очыш ясый. Өч елдан соң ул Мәскәүдән Камчаткага ерак очыш ясарга омтыла. Көчле кар яву аркасында самолет һәлакәткә юлыккан. Нык яраланган һәм өшегән Водопьянов могҗиза белән генә котыла - госпитальдә дәвалану ярты елга якын дәвам итә. Тиздән «Челюскин» пароходы экипажын коткару экспедициясе өчен Михаил Водопьянов Советлар Союзы Герое исемен алды.

Аның сугышчан дусты - хатыны Мария Дмитриевна һәрвакытта да һәм бөтен легендар очучылары вакытында аңа рухи яктан ядәм иткән. «Ул барлык шатлыкларны һәм кыенлыкларны бүлеште, аның артыннан иярде һәм һәрвакыт ышана иде», - дип сөйләде Михаил Водопьяновның оныгы. «Мине Сахалинга очарга җибәрәләр», - дип язган иде ул хатынына. «Энә кайда, җеп шунда, синең белән барам, Михаил», - дип җавап биргән Мария Дмитриевна. «Шул вакытта мин чын сугышчан дустымның нинди булуын аңладым», - дип сөйләгән М.Водопьянов.

Михаил үзенә 24 яшь булганда хатыны белән танышкан. Мариянең абыйсы тәмәке кибете тоткан, әлеге кибеттә очучы һәрвакыт тәмәке сатып алган. Бервакыт сеңлесе туганы урынына кибеткә чыккан. Михаил Васильевич яшь кыздан: «Син кем?» - дип сораган, ул: «Мин - Маша», дип җавап биргән, тегесе: «Юк, син - минем булачак хатыным», - дигән.

Туйдан соң Водопьяновлар Мәскәүдә - Петровский-Разумовский шоссесы районында «Динамо» стадионы янында яшәгән, фатирдан Ходынкадагы аэродром күренә торган булган. Өй өстеннән очканда, Михаил Водопьянов самолетның канатын кага торган булган - бу Мария Дмитриевна өчен, ирең өйгә кайта, ризык җылытырга куй, дигән сигнал булган. «Бу матур пар иде - егет буй-сынлы, озын, нурлы елмаюлы, һәм кыз - ышанычлы һәм тугры тормыш иптәше», - дип искә төшерә М.Водопьянова.

Кичәге поляр очучы - бүген авиация дивизиясе командиры

Очучы һәрвакыт үз алдына зур максатлар куя - шуларның берсе «Дөнья гөмбәзе»нә эләгү. Үз теләкләрен ул «Пилот хыялы» китабында тасвирлаган. Соңрак Мәскәүнең Реалистик театры әсәр мотивы буенча пьеса куйган. Премьерада Михаил Васильевич булмый. Пьеса ахырында сәхнәгә алып баручы чыкты һәм: «Дуслар, мин сезне котлыйм, Михаил Васильевич Төньяк полюска җитте», - дип җиткерә. Тамашачылар моны куелышның бер өлеше дип уйладылар, ләкин пилотның хыялы чыннан да тормышка ашкан - 1937 елның 21-нче маенда Михаил Водопьянов Төньяк полюста бозга самолет утырта алган дөньядагы беренче очучы була.

Сугыш башлану турында ул Карск диңгезе өстендә 25 сәгатьлек разведкада белә. Җитәкчесе аны фронтка җибәрергә теләмәгән, Михаил Васильевич самолетка утырган да Кремльгә киткән. Иосиф Сталин кабинетыннан поляр очучы 81-нче авиация дивизиясе командиры булып чыккан. «Күңеле белән ул поляр очучы иде, кешеләр белән командалык итәргә яратмады. «Төньякта мин стихия белән бергә-бер», - дип сөйли геройның оныгы.

Михаил Васильевичка мөһим миссия - дошман башкаласына төнге һөҗүмнәр йөкләнгән. 1941 елның 10-нчы августында Ленинград янындагы аэродромнан күккә ун бомбардировщик күтәрелгән, бурыч үтәлгән: Берлинга 10 тонна бомба төшерелгән. Кире кайтканда Водопьянов самолеты биеклекне югалткан һәм Эстониядәге гитлерчылар биләгән территориягә төшәргә мәҗбүр булган. Могҗиза белән экипаж үз кешеләре янына үтеп керә алган. «Бервакыт мин аннан куркыныч булмадымы, дип сорадым, ул моңа җавап бирде: «Мин бит нормаль кеше, куркам, авырулар гына курыкмый, ә безне Ватанга булган мәхәббәт йөртте», - дип искә төшерә М.Водопьянова.

«Без барыбыз да төрле, ләкин һәрберебездә дә якын кешенең - танылган поляр очучының каны ага»

Җитди җәрәхәтләнгәннән соң, хәрби очышлар туктатылган. Берсендә Михаил Водопьянов машинада авыл юлыннан аэродромга бара, каршыга малайлар йөгереп чыга, һәм балалар зыян күрмәсен өчен, очучы тиз генә автомобиль рулен бора. Машина әйләнә, очучы бик нык зыян күрә. Шуннан соң М.Водопьянов Казан авиация заводына күчерелә, анда ул яңа самолетларны сыный.

Михаил Водопьяновның әдәби эшчәнлеге дә Казан белән бәйле. Аның «Бозлы әсирлектә» әсәре буенча Казан зур драма театрында (хәзерге В.Качалов исемендәге театр) спектакль куела. Аннары театр үтенече буенча очучы «Полк ДД» хикәясен яза. Спектакльнең премьерасы 1942 елның 16-нчы апрелендә була. Үз гомерендә барлыгы 32 китап һәм 5 пьеса язган. «Михаил Васильевичка берни дә уйлап табарга кирәкми иде - аның тормышы шулкадәр бай эчтәлекле булган ки, әсәр сюжетлары әзер була, ул төньяк, очышлар, Ватанга мәхәббәт турында яза. Әсәрләренең һәр юлы мәхәббәт, җылылык белән сугарылган», - дип билгеләп үтте М.Водопьянова.

Җәрәхәттән соң тернәкләнеп, очучы яңадан самолет штурвалы артына утырган һәм хәрби очышлар ясауны дәвам иткән. Михаил Водопьянов 432-нче һәм 746-нчы авиация полклары составында сугышкан. Җиңүне очучы Берлинда каршылаган. Өйгә кайтканда, ул үзенең юлында меңләгән җимерек авылларны, җимерек йортларны күрүен, ә кешеләр шушы көл өстендәге тормышны яңадан торгызуларын сөйләгән. «Бу сүзләрдә көч тә, совет халкының бердәмлеге дә», - дип саный М.Водопьянова.

Очучы гаиләсендә Җиңү көнен аеруча хөрмәтлиләр. Ел саен оныклары, оныкчыклары һәм оныкчыкларының уллары Михаил Водопьянов портреты белән Кызыл мәйдан буйлап «Үлемсез полк» колоннасында үтә. «Һәр гаилә тарихы уникаль һәм кабатланмас, шуңа күрә үз тамырларыңны белү мөһим. Бүген Михаил Васильевичның 10 оныгы, 14 оныкчыгы һәм оныкчыкларының оныкчыклары бар. Без барыбыз да төрле, әмма һәрберебездә дә безгә якын кешенең - танылган поляр очучының каны ага», - дип сөйләде М.Водопьянова.

Материалда Мария Водопьянованың шәхси архивыннан фотосурәтләр кулланылды.

Барлык яңалыклар