В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 17 нче декабрьгә кадәр кабул ителә
Фото: Марат Мөгыйнов
Яшүсмерләргә региональ дәрәҗәдә, оешма эчендә, шулай ук балаларның яки балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән карарлар буларак гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы булдырырга туры киләчәк.
Конкурс сигез номинацияне үз эченә ала: «Балачактан сәламәтлекне саклау», «Балалы гаиләләрнең иминлеге», «Балаларның иминлеге» һ.б. Шулай ук быел беренче тапкыр «Балалар – балаларга» номинациясендә гаризалар кабул ителә.
Гаризалар 17 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Тулы мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Проектның максаты – Россия субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы практикаларын ачыклау һәм алга таба тарату аша балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру.
Конкурс РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән «Яңа проектларны үстерү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан үткәрелә.