Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2022, 18:55

Яшүсмерләр үзләре Казан укучылары өчен спорт фестивале оештырды

«Баскет-холл»да узган спорт чарасы 300 гә якын катнашучы җыйды.

Фото: Казанның Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче октябрь). Бүген Казан «Баскет-холл»ында мәктәп укучылары өчен спорт фестивале узды. Чараны «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәтеннән «Илһам маршруты» проектында катнашучы яшүсмерләр оештырды. Чараны үткәрүдә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ярдәм итте.

Көн дәвамында «Илһам маршруты» катнашучылары мәйданчык эшен оештырдылар: залда активлык урнаштыру өчен план-схема эшләделәр, лазертаг, каршылыклар полосасы һәм киберспорт ярышлары өчен зоналарны эшләтеп җибәрделәр. Шулай итеп, яшүсмерләр үз белемнәрен зур фестиваль оештыруда куллана алды.

«Тәрбия эшендә без заман белән бергә атларга һәм белем бирү трендларын сакларга тырышабыз. Бу яшүсмерләрне кызыксындырырга ярдәм итә», – диде Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм фестивальне үткәргән өчен «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәтенә рәхмәт белдерде. «Яшьләрнең катнашуы һәм бөтен көчләрен куеп эшләүләре күренеп тора: алар үзләре уеннар механикасын һәм кагыйдәләрен төзиләр. Яшүсмерләрнең күнекмәләрен гамәлдә куллану аларның үз-үзләренә ышанычын арттырачак һәм киләчәктә мөстәкыйльлеккә этәрәчәк», – дип билгеләде ул.

Мәйданда барлыгы 300 гә якын катнашучы җыелды. Фестивальдә Казан мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты. Соңгылары өчен «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәтенең методологик юнәлеше җитәкчесе Екатерина Лукша, «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәтенең методологик юнәлеше җитәкчесе лекциясе оештырылды. Анда балалар хыялының баланың алга таба үсешенә ничек йогынты ясавы, шулай ук гаиләдә балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләр тикшерелде.

Яшүсмерләр арасында төрле спорт дисциплиналарында (каршылыклар полосасын җиңү; лазертагта «әләмне яулап алу», Just Dance буенча бию батллары) ярышлар үткәрү фестивальнең кульминациясе булды.

«Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәте төрле юнәлешләрдәге лидерларны берләштерә. Илһам бирүчеләр яшүсмерләрне берләшмә үсеше, шәхси очрашулар, рухландыручы, үстерүче һәм махсус медиа-контент, илһам бирүчеләрнең шәхси үрнәгендә заманча «геройлар» образларын булдыру аша үз юлларын эзләргә этәрергә булыша.

Барлык яңалыклар