Дәресләр башланыр алдыннан педагог белән әңгәмә узарга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль). «Перемена» рухи һәм иҗади үсеш үзәге 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен күн эше буенча курслар оештыра.
Дәресләрдә укучылар күн төрләре белән танышачаклар, күн коралы белән эшләргә, өлгеләр ясарга һәм аларның лекалалары буенча тегәргә өйрәнәчәкләр. Дәресләргә йөри башлаганчы, бала үзәк белгече белән әңгәмә узарга тиеш, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Дәресләр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 10:00 дән 11:30 га кадәр «Перемена» үзәгендә Кол Гали урамы, 10 адресы буенча узачак. Курслар турында тулырак мәгълүматны +7(987)069-23-27 телефон номеры буенча белергә була. Язылу өчен телефон: +7(987)416-07-20.