В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы комикс басма форматта дөнья күрәчәк
Фото: Денис Гордийко
Үзеңне ике юнәлештә: дизайн һәм тәрҗемә буенча сынап карарга мөмкин. Беренчесендә яшүсмерләргә куратор белән берлектә реаль комикска интеграцияләнәчәк персонаж булдырырга туры киләчәк. Икенче бурыч – манганы татар теленә тәрҗемә итү.
Соңыннан басма вариантта нәшер ителәчәк иң яхшы комикс проект кураторлары белән бергә сайлап алыначак. Кураторлар арасында татар шагыйре, тәрҗемәче Ленар Шәех һәм рәссам, 2D-аниматор Карина Логинова бар. Аларның һәркайсы проектта катнашучыларны үз юнәлеше буенча алып барачак.
Ике төркемдә дә дәресләр ТР Милли китапханәсендә атнага бер тапкыр узачак. Беренче очрашуларда катнашучыларны манга дөньясы һәм аның мәдәнияте белән таныштырачаклар.
Гаризаны сылтама буенча 31 нче майга кадәр җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.