В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«АЕОН корпорациясе» электр станцияләре төзү турында килешү төзегән
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Владивостоктагы Көнчыгыш икътисадый форумында «АЕОН корпорациясе» холдингына нигез салучы Роман Троценко белән очраштылар. Яклар республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алыштылар.
Кичә «АЕОН корпорациясе» холдингы Казанда «РОСТКИ» Россия-Кытай форумында катнашкан Кытай компаниясе белән килешү төзеде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте. Килешү компактлы экологик чиста электр станцияләре төзү өчен имзаланган.
Рөстәм Миңнеханов республикага керткән инвестицияләре, «Аммоний» заводында җитештерү процессын югары оештыру һәм Менделеевскида химия-технология лицеен модернизацияләү өчен рәхмәт белдерде.