В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны шулай ук бушлай кайнар ризык белән тәэмин иттеләр
«Кеше приюты» социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга 26 мең берәмлектән артык сабын һәм гель-шампунь тапшырганнар. «Нәфис» компанияләр төркеменең көнкүреш химиясенең гомуми авырлыгы 9 тоннадан артык тәшкил иткән. Продукцияне Татарстан шәһәрләрендә, шулай ук Ижау, Ульяновск һәм Саранск шәһәрләрендә бушлай туклануның барлык 32 пунктына таратачаклар.
8 меңнән артык кеше шулай ук түләүсез кайнар ризык алды. Б.Шаһиди урамындагы «Кеше приюты»на килүчеләргә төшке аш һәм көнкүреш химиясе белән бергә шулай ук 150 күмәч өләшкәннәр.
Хәйрия акциясе «Нәфис» Косметикс компанияләр төркеме «Кеше приюты» социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга даими нигездә күрсәткән ярдәменең бер өлешенә әйләнде.
2018 елдан «Кеше приюты» аз керемле халыкка, күп балалы гаиләләргә, йортсызларга һәм башка мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәтә. Алар бушлай ризык һәм кием, төн кунарга урын, чәчтарашханә хезмәтләре, мунча, кер юу һәм башка ярдәм алалар.