Билетлар «Игелекле Казан» проекты кысаларында Cirque du Soleil һәм шәһәр Мэриясе белән берлектә бирелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Казанның хәйрия фондлары карамагындагы 200-дән артык бала Cirque du Soleil тамашасында булды, аның премьерасы 19-нчы декабрьдә «Татнефть-Арена» боз сараенда узды.
Crystal тамашасының премьерасын Казанның «Мы вместе» тәрбиягә бала алган гаиләләр иҗтимагый оешмасы, ТР инвалид балалар ата-аналарының бөтенроссия оешмасы, ТР «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасы, Роналд Макдоналд йорты, «Дуслык» девиант балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәге, «Приволжанка» нәфис гимнастика буенча олимпия резервы спорт мәктәбе, мәдәният йортларында, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр карады.
Билетлар «Игелекле Казан» проекты кысаларында Cirque du Soleil һәм шәһәр Мэриясе белән берлектә бирелде.
Канада циркы гастрольләре Казанда 22-нче декабрьгә кадәр узды.