В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белем бирү процессына ничек стрессыз һәм ашыгуларсыз кайтырга кирәклеге турында психолог Лилия Сафина һәм педагог Илмира Абдуллина сөйләде.
Фото: Денис Гордийко
Уку көннәренә җайлашу яңа көн режимына ияләшергә туры килмәгәннәрдә җиңелрәк уза. «Бу будильник белән балалар йокысын өзәргә кирәк дигән сүз түгел, бала вакытында йокыга китсен өчен, кичке эшләрне оештырырга кирәк», – дип билгеләп үтә психолог Лилия Сафина. «Йокыга 15 минутка иртәрәк әзерләнә башлагыз һәм 15 минутка иртәрәк уяныгыз, – дип киңәш итте үз чиратында педагог Илмира Абдуллина. – Шул ук вакытта укучы 8 сәгатьтән дә ким йокламаска тиеш».
Мәктәп тормышының үзенчәлекләреннән берсе – кагыйдәләр, шуңа күрә укуга әзерлек вакытында кагыйдәле уенны көндәлек тормышка кертү бик тә файдалы. «Аларны ата-аналарга һәм балаларга бергәләп үзләштерергә кирәк, чөнки кагыйдәләр – һәркем өчен дә бер үк», - ди Лилия Сафина. Бу очракта шахмат, шашка кебек уеннар ярдәм итә ала. Иң мөһиме – балаларга кагыйдәләрне үтәүне, көндәшеңә һәм судьяга карата хөрмәт күрсәтүне, җиңү һәм җиңелүне кабул итүне күрсәтү.
Үзләренең хәвефләнүләре һәм борчылулары, юк-барга артык игътибар бирүләре белән әти-әниләр адаптациядә ярдәм итә алмыйлар. «Әти-әнидән игътибар күрсәтү, аңлау һәм тыныч булу сорала, инициативаны тоткарламаска һәм тәртипне контрольдә тотмаска кирәк», – ди психолог.
Үз балаларыгызның үзенчәлекләрен белгән очракта, мәктәптәге барлыкка килә алган авырлыкларны кисәтеп була. Әйтик, кайбер балаларга укытучыларның исемнәрен, кабинетларның һәм бәдрәфләрнең урнашу урыннарын истә калдыруда ярдәм кирәк. Яңа сыйныф белән танышу – шулай ук үзгә очрак, монда да игътибар һәм ярдәм кирәк булачак.
Бала үзенең мәктәпкә барасы килмәвен җиткерә икән, психолог укучыны тыңларга һәм аңа сораулар бирергә киңәш итә. «Бу баланың өйдә калырга теләвенең сәбәбе нәрсәдә булуын аңларга ярдәм итәчәк – конфликт, курку, протест, чакыру, үҗәтлек, чикләрне тикшерү», – дип аңлата Л.Сафина.
Бала укыган вакытта азрак арысын өчен, психолог эшчәнлек төрләрен үзгәртергә киңәш итә. «Эшчәнлекне алыштыру гармонияле ритм бирә, ә гадәт кертү процессны оптимальләштерергә ярдәм итә», – дип билгеләде Л.Сафина.
Җәй эчендә үткән материаллар онытыла, һәм бу нормаль күренеш, август аенда мәктәп программасын кабатлау өчен вакыт табарга кирәк. «Белем бирү интернет-платформаларында укучылар үткән темаларны кызыклы һәм заманча форматта искә ала алалар. Биредә укучылар өчен видеороликлар һәм белемнәрне тикшерү системасы ачык», - дип сөйли И.Абдуллина.
Моннан тыш, материалны кабатлау процессына иҗади якын килергә мөмкин, әйтик, төп кагыйдәләр белән матур плакат ясарга яки тематик музейларга барырга була.
Август аенда дәрестән тыш чараларны планлаштыру өчен вакыт җитә. Илмира Абдуллина сүзләренә караганда, түгәрәкләр һәм секцияләр укучыларга оешканрак, җыйнак булырга, вакытны дөрес бүлергә һәм аның кадерен белергә ярдәм итә. Моннан тыш, дәрестән тыш чаралар баланың талантларын ачарга булыша, киләчәктә һөнәр сайлаганда зур ярдәм булачак. «Түгәрәкләргә сентябрь аенда языла башлыйлар, әмма дәрестән тыш түгәрәкләрне планлаштырганда чаманы да белергә кирәк. Баланың өй эшен башкаруга ике сәгате һәм ял итәргә тагын ике сәгатькә якын буш вакыты калырга тиеш», – дип киңәш итте И.Абдуллина. Ул шулай ук бүгенге көндә мәктәпләрдә күп санлы түгәрәкләр һәм секцияләр эшләвен, бу вакытны шактый янга калдырырга булышуын җиткерде.
Эш өстәле артында балаларга көненә берничә сәгать вакыт үткәрергә туры киләчәк, шуңа күрә уку киңлеген оештыру – мәктәпкә әзерлекнең мөһим аспекты. Илмира Абдуллина ассызыклаганча, эш урыны уңайлы булырга тиеш. Өстәл өстенә магнит такта элеп куярга була, анда биремнәр өстәргә һәм беркетергә, ярату һәм ярдәмгә әзер булуыгызны белдергән сүзләр белән язмалар калдырырга мөмкин.
Фото: Лилия Сафинаның шәхси архивыннан, Казан шәһәре Идел буе районының 83 нче номерлы лицее архивыннан