Мондый консультацияләрне РФ Мәгариф министрлыгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырачак барлык фәннәр буенча оештыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 13 мартта Казанның профильле математика буенча БДИ тапшырырга планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары онлайн-консультациягә кушыла алачаклар. Онлайн-дәрес РФ Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендә рәсми төркемендә оештырылачак.
1520-нче Мәскәү мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы, Мәскәүдә математика буенча БДИ тикшерү буенча фән комиссиясенең өлкән эксперты, "Ел укытучысы – 2011" бөтенроссия бәйгесе лауреаты Алексей Доронин ил укучылары өчен онлайн-консультация үткәрәчәк.
Мәктәп укучылары быел профиль математика буенча БДИ вариантының нинди булачагы, имтиханга әзерлек өчен калган вакытны ничек дөрес файдаланырга кирәклеге турында, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә күнекмә вариантларын үтәгәндә нинди моментларга игътибар итәргә кирәклеге, шулай ук әзерлекнең финал этабында нинди ресурслар файдалы һәм нәтиҗәле булачагы турында беләчәкләр. Моннан тыш, консультация тыңлаучыларында экспертка үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Онлайн-консультация 17.00 сәгатьтә башлана һәм бер сәгать дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә федераль ведомство сайтында. Трансляция тәмамланганнан соң дәрес язмасы сакланачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Мәгариф министрлыгы онлайн-консультацияләрне чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы бирә торган барлык фәннәр буенча да оештыра.
Исегезгә төшерәбез, быел математика буенча БДИ тапшыру тәртибе үзгәрде. Хәзер укучы имтиханның бер генә дәрәҗәсен – база яки профиль дәрәҗәсен сайлый ала. Яңадан тапшырылган очракта, аның профильләрен үзгәртү мөмкинлеге булачак. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик профильле дәрәҗә генә тапшыра алды, чөнки аларда урта гомуми белем турындагы документ бар инде.