Бу көннәрдә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк
Фото: Денис Гордийко
Ял көннәрендә почтальоннар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр РФ Социаль фондының төбәк бүлекчәләре белән килешенгән график буенча тапшырылачак.
Шулай ук 3 нче һәм 5 нче ноябрьдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак, дип хәбәр иттеләр «Россия Почтасы»ның матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. Республика халкы өч көн рәттән – 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы ноябрьдә ял итәчәк.