В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар һәм метрода даими рейдлар дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). 25-нче октябрьдән 27-нче октябрьгә кадәр Казанның җәмәгать транспортында узган рейдларның нәтиҗәсе буенча битлексез 2006 пассажир ачыкланды. Ревизорлар автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар һәм метро буйлап йөри, СОVID-19 таралуын профилактикалау буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренең үтәлешен тикшерә.
Рейдлар транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре тарафыннан оештырыла. Атна башыннан 19 контроль ноктада 1152 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелгән. Кисәтүләрдән соң пассажирлар битлек кигән яки җәмәгать транспорты салоныннан төшеп калган.
Гомумән алганда, октябрь башыннан Казанның җәмәгать транспортында 14 мең 432 битлек режимын бозучы ачыкланган, дип хәбәр итәләр Транспорт комитетында.