В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 22-нче сентябрь көнне Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда вакытлыча су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
22-нче сентябрь 9:00 сәгатьтән 23-нче сентябрь 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Әхтәмов урамы, 1, 6, 7, 14, 16, 18а, Тукай урамы, 71, 73д, 75, 75г, 77, 77, 80, 81/9, 82 корп.1-3; 83, 84, 84а, 85, 86, 87, 88, 89, 91, 92, Сафьян урамы, 9/81, Мәрҗани урамы, 40, 42, 44, 48.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.