Бу газүткәргеч салу эшләре белән бәйле
Васильченко урамы буенча Казанда бер айга диярлек транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Бу кишәрлектә газүткәргечне салу эшләре белән бәйле.
5 апрельдән 4 майга кадәр Васильченко урамындагы 7 нче бина каршында юл өлеше өлешчә ябылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләренә бәйле рәвештә хәрәкәтне чикләү турындагы мәгълүмат махсус бүлектә басыла.