В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел ТР башкаласы мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 159 призлы урын яулаган
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август, Татьяна Марюхова). Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында барлык призерларның һәм җиңүчеләрнең 63% ы Казан укучылары. Мондый мәгълүматларны Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә китерде.
Быел Казан укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 159 призлы урын яулаган – узган ел белән чагыштырганда 17 гә күбрәк.
«Призлы урыннарның абсолют саны буенча без соңгы елларда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торабыз, ә 100 мең кешегә нисбәттә хәтта Россия башкаласын узып китәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Элегрәк Илсур Метшин 131 нче лицейны тәмамлаучы һәм химия буенча халыкара олимпиадаларның алтын медальләре иясе Никита Перов белән очрашкан иде.