Казан бистәләрендә «ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча 938 яңа яктырткыч урнаштыру төгәлләнде. 34 торак массивта энергияне саклый торган диодлы фонарьлар барлыкка килде, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
Эшләр барышында Константиновка, Күлсәет, Салмачы, Мирный, Вишневка, Большие Клыки, Брикетный, Сухая река, Яңа Юдино бистәләрендә 56 км СИП-кабельләр салынды. Шәһәрнең барлык районнарындагы зур урамнарында гына түгел, бәләкәй урамнарда да яктырту яхшыртылган. Дәрвишләр бистәсенең 3 нче Станция урамында алты яңа фонарь куелган.
Бүгенге көндә барлык Казан бистәләре урамнарын яктырту өчен тагын 5250 яктырткыч урнаштырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, быел «Казэнерго» АҖ Казан ишегалларында өч меңнән артык терәк һәм дүрт мең яктырткыч
урнаштырды . Юллар яңа 875 фонарь белән яктыртылган, 26 км кабель салынган.