Бүген шәһәрдә 610 эшче һәм 341 берәмлек техника кар җыештырырга чыкты
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Бүген Казан юлларын кардан 341 берәмлек техника чистарта, иртән шәһәр маршрутларын 293 берәмлек тәртипкә китергән. Урамнарны җыештыруда 610 эшче җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында район администрацияләрендә һәм идарәче компанияләрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Мөрәҗәгатьләрне шулай ук «Минем Казаным» @kznhelpbot чат-боты аша, «Ачык Казан» сайтында, ТКХ комитетында +7(843)223-19-22 телефоны буенча кабул итәләр.
Бу кышкы сезонда юлларны кардан чистартуга 589 берәмлек техника әзерләнгән, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы һәм 111 трактор щеткасы. Бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 70 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән, 21 мең тонна реагент сатып алынган. Тротуарларда бозлавыкны булдырмас өчен өстәмә рәвештә мәрмәр валчык та кулланыла. Узган ел аны беренче тапкыр сынадылар.