Шәһәр буенча барлыгы 111 меңнән артык яктырткычка техник хезмәт күрсәтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). 2022 елда Казанда 6000 гә якын яктырткыч урнаштырылган. Бу поселокларның һәм ишегалларының тышкы яктырту һәм юл инфраструктурасы челтәрләрен эксплуатациягә кертү белән бәйле. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов 2022 елга нәтиҗәләр ясаганда хәбәр итте.
«Бездә техник хезмәт күрсәтүдә 111 меңнән артык яктырткыч бар», - дип билгеләп үтте докладчы. Заманча светодиод җиһазларын кулланып, тышкы яктырту челтәрләре белән җиһазландыру эшләре шәһәр урамнарында да, поселок урамнарында да алып барыла.