Балалар өч яшь категориясендә ярыша: 1-4-нче сыйныфлар, 5-8-нче сыйныфлар, 9-11-нче сыйныфлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда Казан Мэры Кубогына бадминтон буенча V юбилей турнирының финал, шәһәр этабы башланды. Бадминтон үзәге мәйданчыкларында бүген сигез команда составында 192 уенчы очраша.
Турнир Казан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасы кысаларында 2015 елдан башлап үткәрелә. Ул укучыларның барлык яшь категорияләрен үз эченә ала һәм өч төркемдә үтәчәк ярышларны күздә тота: 1-4-нче сыйныфлар, 5-8-нче сыйныфлар, 9-11-нче сыйныфлар. Кубок өчен көрәшер алдыннан балалар башта мәктәп этабын, аннары район этабын уза, ә җиңүчеләр шәһәр турына чыга. Быелгы турнирда барлыгы 4929 укучы катнашты, узган ел белән чагыштырганда бу 200 кешегә күбрәк.
Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин билгеләп үткәнчә, турнир шәһәрдә дә, республикада да әлеге спорт төрен үстерү өчен зур әһәмияткә ия. «Биредә шәһәрнең барлык мәктәпләре, районнары җәлеп ителгән, бүгенге көндә бадминтон белән шөгыльләнүчеләрнең саны арта - бүген республикада 15 мең кеше исәпләнә», – диде ул. Бу спорт төренең үтемлелеге үз физик халәтен һәвәскәр дәрәҗәдә ныгытырга, профессиональ карьера төзү өчен үз осталыкларын үстерергә мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, быелгы турнир да моның өчен трамплин булып хезмәт итә. Аның призлы фонды быел 150 мең сум тәшкил итә.