В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцинация шәһәрнең барлык районнарында оештырылган иде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 4793 кеше алдагы көннәрдә Казан сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатты. Шәһәрдә барлыгы 163 вакцинация пункты оештырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсендә.
Гриппка каршы вакцинация шулай ук узган атнада шәһәрнең сәүдә һәм мәдәни үзәкләрендә урнашкан пунктларда башланды.
Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узды. Моннан тыш, казанлылар 15-нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм 4-нче номерлы Академия һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округлары буенча Казан шәһәр Думасын сайлауларда катнашты.