В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейдлар алдагы көндә 18 контроль ноктада узды.
Фото: kazantransport.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 341 битлек режимын бозучыны Казанның җәмәгать транспортында ачыкладылар. Профилактик рейдлар кичә узды, 18 контроль ноктада 493 берәмлек күчмә состав тикшерелде. Шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да кисәтүдән соң битлекләрен киделәр.
Тикшерүне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре хезмәткәрләре үткәрде.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.