В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге контрактлар буенча биш ел эчендә Казан бюджетына 24 млн сум акча керәчәк
Фото: Денис Гордийко
«Тышкы реклама идарәсе – грамоталы маркетолог, чөнки ул реклама операторларына реклама урнаштыруның яңа, кызыклы, заманча форматларын тәкъдим итә. Әйтик, җәмәгать транспорты тукталышларындагы сити-формат безнең өчен уңышлы табыш булды. Беренчедән, бюджет, аз гына булса да, ләкин акча эшли, икенчедән, бюджетны тукталыш павильоннарының өчтән бер өлешен карап тоту белән бәйле чыгымнардан азат иттек», – дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин.
Әскәр Баһаутдинов сүзләренә караганда, әлеге проектны гамәлгә ашыру башкала тукталышларын шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры китерергә һәм киләчәктә реклама фирмалары хисабына аларга сыйфатлы сервис хезмәте күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Кабул итеп алганнан соң, компания тукталыш павильонын тиешле таләпләргә туры китерә: кисәтү билгеләре, җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы белән мәгълүмат панельләре урнаштыра, тәүлекнең караңгы вакытында реклама корылмасы хисабына мәйданчыкны яктыртуны тәэмин итә.
Моннан тыш, реклама фирмасы тукталышны пычрактан, тузаннан, рөхсәтсез басма продукциядән һәм граффитидан чистартуны гамәлгә ашыра, ел саен павильонның металл өслекләрендәге буяуларны яңарта, эскәмияләрне ремонтлый һәм, пыяла элементлар зыян күргән очракта, аларны алыштыра.
Реклама фирмалары тарафыннан барлыгы 407 тукталышка хезмәт күрсәтелә, бу гомуми санның өчтән бер өлешен тәшкил итә.
Диана Жиленкова