В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрне чистрату эшендә 526 юл эчшесе һәм 666 берәмлек махсус техника катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 9930 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 526 юл эшчесе һәм 666 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 165 катнаш юл машинасы, 16 кар төягеч, 127 трактор щеткасы, 22 грейдер, 85 фронталь төягеч, 53 "Барсик" мини-төягече, 183 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 798 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 217 тонна реагент һәм 581 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 473 юл эшчесе һәм 333 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 1-нче Даурия, 8 Март, Әхтәмов, Батурин, Бауман, Беломорск, Восстание, Гаврилов, Даурия, Декабристлар, Ильич, Ипподром, Кремль, Кожевенная, Королев, Короленко, Курынов, Гадел Кутуй, Липатов, Максимов, Меридиан, Модель, Павлюхин, Петербург, Пионер, Попов, Сабан, Столбов, Федосеевская, Фрунзе, Сибгат Хәким, Халтурин, Челюскин, Черноморск, Әмирхан, Камалиев һәм Ямашев проспектлары, Горький шоссесы. Кар шулай ук Малая Заречная һәм Песочная урамнары тукталышларыннан, Борисоглебск бистәсеннән һ.б. урыннардан чыгарылачак.