В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейдлар барышында 1877 күчмә составы тикшерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 8-нче марттан 15-нче мартка кадәр узган профилактик рейдлар барышында Казанның җәмәгать транспортында битлексез 1685 пассажир ачыкланган.
Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган. Барлыгы 65 контроль ноктада 1877 җәмәгать транспорты тикшерелгән. Барлык пассажирлар да кисәтүдән соң битлекләрен кигән.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырган.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче марттан 8-нче мартка кадәр Казан җәмәгать транспортында 2063 пассажир ачыкланган.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең Транспорт сайтында.