Катнашу өчен гаризаларны 6 октябрьгә кадәр кабул итәләр
Татарстанда «Яшьләр торак конкурсында» катнашуга гаризалар кабул ителә. Анда җиңүчеләр фатирларны ташламалы шартларда сатып ала алачак.
Катнашуга җәмәгать оешмалары активистлары, Татарстанның яшьләр сәясәте проектларында, үзидарәдә яки иҗат берләшмәләрендә катнашучы студентлар, башкарма комитетларда, учреждениеләрдә, яшүсмерләр клубларында һәм яшьләр үзәкләрендә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә яшьләр белән эшләү өчен җаваплы кешеләр кертелә.
Мәҗбүри шартлар арасында – яшьләр сәясәте, ТР яшьләренә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге казанышлар булу. Гаризаларны республикада яшәүче 18-35 яшьлек кешеләрдән кабул итәләр.
Катнашу өчен 6 октябрьгә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк. Җиңүчеләрне 2025 елның гыйнварында билгеләячәкләр. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә була.
Җиңүчеләр социаль ипотека программасы шартларында фатир сатып алу мөмкинлеге алачак (28,5 елга кадәр вакыт белән еллык 7% лы ставка, 10% беренчел түләү һәм чисталама эшкәртелгән торакның квадрат метрының ташламалы бәясе).