Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2023, 10:03

Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь). Кичә Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр» һөнәри конкурсына йомгак ясалды. Төп номинациядә КДМУның анестезиология һәм реаниматология, катастрофалар медицинасы кафедрасы мөдире Айнагөль Баялиева җиңде. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Төбәк башлыгы чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре – Медицина хезмәткәре көне белән котлады. «Сезнең хезмәтегез – күңелегез яткан һөнәр. Битараф булмаган кешеләр генә әлеге катлаулы һәм җаваплы һөнәрне – кешеләргә хезмәт итү юлын сайлыйлар. Безнең һәрберебез сезгә иң кадерле нәрсәләребезне – үз тормышын һәм сәламәтлеген ышанып тапшыра», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада медицина ярдәме күрсәтү системасын модернизацияләүгә, ана һәм балаларны саклауга, туучылар санын һәм гомер озынлыгын арттыруга, медицина технологияләрен үзләштерүгә зур игътибар бирелә. Бу эш дәвам итәчәк, дип ышандырды Татарстан Рәисе.

Медицина хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакытта да кирәк, үз эшенә фидакарьлек һәм тугрылык таләп итә. Бүген медицина хезмәткәрләре алгы сызыкта торалар һәм махсус хәрби операциядә үзләренең һөнәри бурычларын үтиләр, дип билгеләп үтте төбәк башлыгы. «Табиб һөнәре – иң катлаулы һәм зур фидакарьлек таләп итүчеләрнең берсе. Сезнең бәйрәм – хезмәтегез өчен олы рәхмәт сүзләрен белдерү өчен тагын бер мөмкинлек. Республика җитәкчелеге сезнең барлык башлангычларыгызда да һәрвакыт ярдәм итәчәк», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. «Ел табибы» номинациясендә Айнагөл Баялиеваны билгеләп үттеләр. Ул республикада йөрәк күчереп утырту буенча беренче операцияләрдә катнашты, шулай ук аның җитәкчелегендә Татарстанда күп кенә алдынгы медицина технологияләре һәм ысуллары кертелде, алар кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, ТР Рәисе Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге акушеры Елена Родионовага автомобиль ачкычы тапшырды.

Тантанада быелның гыйнварында вафат булган Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны искә алдылар. «Марат Наилевич сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Без Казанның 7 нче клиник хастаханәсенә Марат Садыйков исемен бирергә карар иттек – аның җитәкчелегендә клиника алдынгыларның берсе булды», – диде Рөстәм Миңнеханов. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин үлгәннән соң элекке министрны Пирогов ордены белән бүләкләгән иде. ТР Рәисе бүләкне Марат Садыйковның тол хатыны Динара Садыйковага тапшырды.

Тантана «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
«Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү
Видеорепортаж
19.06.2023 17:12

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

Барлык яңалыклар