Бадминтон үзәге кортында 9 команда көрәште.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм командалары арасында уза торган спартакиада кысаларындагы чираттагы турнир үтте. Бүген Бадминтон үзәге кортына чыккан 9 команда арасында социаль өлкә командасы иң яхшысы булды.
Икенче урынны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе җыелмасы яулады, өченче урында – “Транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә”.
Искәртергә кирәк, 22 сентябрьдә мини-футбол буенча турнир тәмамланды, биредә “Финансист” командасы (Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты) лидер булды.
8-10 ноябрьдә Әлмәттә ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының республика финалы узачак, анда Башкарма комитетның мини-футбол командасы катнашачак.