Проект хәйриячелекне үстерү максатыннан оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). Бишенче тапкыр “Игелек аукционы” хәйрия чарасы старт алды. Җиңүче Диләрә Ваһапова һәм “Мураками” төркеме музыкантлары белән кичке аш ашаячак һәм теләсә кайсы шәһәрдә аларның концертларына ике билет ота алачак.
12-нче октябрьдә Казанда “Мураками” төркеменең хәйрия концерты булачак, аның кысаларында яңа “Кислород” альбомы тәкъдим ителәчәк.
Аукцион “Изге эшләр көне” фондының хәйрия проекты һәм www.dobro.onlc.ru сайтындагы Onlinecontract электрон сәүдә мәйданчыгы кысаларында үтә. Лотның башлангыч бәясе – 3000 сум. Җиңүче 11-нче октябрь көнне 14.00 сәгатьтә билгеләнәчәк.
“Игелек аукционы”нда катнашу өчен аерым акчалар кертү соралмый. Иң зур ставка куйган кеше җиңүче дип табыла, лотны түләр өчен акчалар Добро Mail.Ru сервисы аша хәйрия фондына күчерелә. Проект хәйриячелекне үстерү максатыннан оештырыла.