Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Казанда Фучик урамы буенча автомобиль транспорты хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерык Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды.
16-17 нче июльдә һәм 23-24 нче июльдә Фучик урамы буенча 72 нче номерлы йорт янында эчке юл ябылачак.
Бу метроның икенче линиясенең беренче участогы төзелеше зонасыннан газүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.