Казанда 17 апрельдән Декабристлар урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Сәбәбе — квартал эчендәге җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау.
17 апрельдән 16 июньгә кадәр 131е номерлы бинадан 129 номерлы йортка кадәрге участокта юл йөрү өлешчә ябылачак, бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.