Казанда Юлиус Фучик һәм Рихард Зорге урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Бу кабель канализациясе челтәрләрен үзгәртеп кору буенча эшләр башкаруга бәйле.
Тышкы төзекләндерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 31 майга кадәр Рихард Зорге урамындагы 84, 88, 95 нче йортлар һәм Юлиус Фучик урамындагы 34 нче йорт тирәсендәге юлларны япканнар.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.