В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автоколонна катнашучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче май, Дмитрий Никитин). Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйлар. Бүген шәһәр урамнары буйлап тарихи хәрби техника йөреше булды – сугышта катнашучылар яши торган йортлар ишегалларында бәйрәм концертлары узды. «Ветеран йорты янында парад» акциясе Мэрия инициативасы белән Казан Кызыл байраклы югары танк командирлар училищесе һәм Казан хәрби гарнизоны белән берлектә оештырылган.
Автоколоннада Җиңү символларына әверелгән хәрби техниканың легендар үрнәкләре бар иде. Әйтик, махсус трейлерда Т-34 танкы һәм СУ-100 танкка каршы үзйөрешле артиллерия җайланмасын йөрттеләр. Моннан тыш, колонна составында залп уты системасы булган атаклы «Катюша» машинасы, ГАЗ-4 һәм ЗИС-5 хәрби автомашиналары, «Победа» ГАЗ-20 совет автомобиле узды. «Катюша» Казан өчен аерым әһәмияткә ия, – дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. – Нәкъ менә безнең предприятиеләрдә әлеге хәрби машина өчен сугыш кирәк-яраклары ясаганнар».
Автойөреш Оренбург трактында башланды, аннары анда катнашучылар Дубравная урамындагы ветераннар йорты янына китте. Ветераннарны котларга шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин килде.
Концерт бер ветеран, 6 тол хатын һәм 15 тыл хезмәтчәне өчен оештырылган иде. Алар арасында сугышларда турыдан-туры катнашкан Кави Басыйр улы Хәсәнов та бар. 1943 елның мартында ул сугышка үз теләге белән киткән, Смоленск һәм Белорус өлкәләрен азат итеп, беренче Балтыйк буе фронтында сугышкан. Полоцк шәһәрен алганда Кави Басыйровичның уң кулын пуля яралый, ул ике ай Иваново өлкәсендәге госпитальдә була, аннары яңадан фронтка кайта һәм Украина фронтында хезмәт итүен дәвам итә. Ветеран Дан ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук «Батырлык өчен», «Венаны алган өчен», «Будапештны алган өчен» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Автоколоннаның киләсе тукталышы Совет мәйданы булды, анда ветераннар – София Порсева һәм Алексей Комлевны котладылар. Бәйрәм чарасында шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов та катнашты.
«Минем өчен бу бик мөһим көн, – дип сөйләде София Яковлевна. – Мин һәрвакыт ул елларны искә төшерәм, бигрәк тә Прохоровка астындагы Курск дугасындагы сугышны. Мин ул вакытта могҗиза белән исән калдым, әмма җиңә һәм сугышны тәмамлый алачагыбызга ышандым». Ул сугышка бөтенләй яшь килеш – чыгарылыш кичәсеннән соң ук эләгә. Алабугада София Яковлевна радистлар курсын уза. Сугыш чорында «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Батырлык өчен» һәм «Курск дугасы янындагы сугыш өчен» медальләре белән бүләкләнгән, моннан тыш, ул бүләкләрнең берсен дошман тылына киткән партизан разведчиклары белән рейд өчен алган. «Без Җиңү көнен истә тотарга тиеш! Бу халкыбыз тарихында иң мөһим көн», – диде София Яковлевна. Ул хәзерге буынга нык сәламәтлек, сайлаган һөнәренә мәхәббәт һәм гаиләләрендә бәхет теләде.
Алексей Комлев сугышны 1943 елда каршы ала, аңа повестка тапшырып, Богородскига хәрби училищега җибәрәләр, анда ул танк ремонты батальоны курсанты була. 1944 елда аңа обмундирование бирәләр һәм Шяуляй янындагы фронтка, Балтыйк буе фронтының армия генералы Иван Баграмян командалыгындагы беренче гаскәрләренә озаталар. Алексей Комлев Белоруссиянең «Багратион» стратегик һөҗүм операциясендә катнаша. Алексей Николаевич Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.
Хәрби автоколонна барган чираттагы урын Җиңү паркы булды. Йөрештә катнашучылар Казаннан үз теләге белән фронтка киткән ветеран Николай Цыгановны котладылар. Үзенең сугышчан юлын ул 3 нче Украина фронты составында, 254 нче зенит полкының 4 нче зенит дивизиясендә башлый. Николай Андреевич Молдавиядә, Румыниядә һәм Венгриядә сугышкан. Ул Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм Жуков медале белән бүләкләнгән.
Автопарад Восстание урамындагы 56 нчы номерлы йорт янында тәмамланды, анда котлауларны сугыш ветераны Александр Малов кабул итте. 1943 елның октябрендә Александр Михайлович армиягә алына һәм генерал Павел Рыбалконың 3 нче гвардия танк армиясенең 57 нче аерым авыр танк полкы составында хезмәт итә. Яралануга карамастан, Александр Михайлович алты эре хәрби операциядә катнашкан. Ә инде соңыннан ул үзенең сугыш еллары турында мемуарлар («Юность моя опаленная») язган.
Исегезгә төшерәбез, Җиңү көненә Казанда 130 га якын бәйрәм чарасы планлаштырылган. Афиша, шулай ук бәйрәм көннәрендә җәмәгать транспорты эше режимы белән KZN.RU порталында «Казан Җиңүне бәйрәм итә» бүлегендә танышырга мөмкин.
9 нчы Май алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин 16 нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучы Бөек Ватан сугышындагы тыл хезмәтчәне Василий Кондриковның хәлен белеште һәм 96 яшьлек ветеран Петр Кильгановка кунакка барды.