Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2019, 10:11

Казан урамнары буйлап: Бертуган Касыймовлар, Петряевлар, Батталовлар нәрсә белән данлыклы

Кичә дөньяның күпләгән илләрендә һәм шәһәрләрендә абый-апалар көне билгеләп үтелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Кичә дөньяның күпләгән илләрендә һәм шәһәрләрендә абый-апалар көне билгеләп үтелде. Казанда бертуганнар хөрмәтенә аталган берничә урам бар.

Шуларның берсе – Гражданнар сугышында катнашучы, Совет дәүләт һәм партия эшлеклеләре Галиулла һәм Сәмигулла Касыймовлар хөрмәтенә 1970 елда исем алган Идел буе районы урамы. Ике бертуганның да язмышы Казан белән тыгыз бәйләнгән.

Галиулла Касыймов эш отряды җитәкчелегендә 1918 елда Казанның үзәген "ак чехлардан" саклый. Ул ТАССРның беренче хөкүмәте составына Эшче-крестьян инспекциясе комиссары буларак керә, ә 1920 елдан татар гадәттән тыш комиссиясе комитеты әгъзасы була. Сәмигулла Касыймов шулай ук актив сәяси эшчәнлек алып барган. 1925 елда ул Казанда Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары итеп билгеләнә, ТАССР Дәүләт планы рәисе, Казанның энергетика институты директоры, Осоавиахим үзәк советы рәисе вазыйфасын башкара, Татар авыл хуҗалыгы банкында эшли.

Бертуган Касыймовлар урамының озынлыгы 2,43 км тәшкил итә. Башта аның Көньяк ягы гына төзелгән, төньяк яктан аңа ташландык урыннар һәм Горки урманы кушылган. Беренче булып Бертуган Касыймовлар урамында биш катлы хрущевка һәм тугыз катлы йортлар, шулай ук мәктәпләр һәм тулай торак биналары төзелә.

Идел буе районындагы тагын бер урам бертуган Петряевлар исемен йөртә. Алар Казан шәһәре читендәге Плетеньнарда туган һәм үскән. Чиркәү мәхәлләсе мәктәбенең өченче классын тәмамлаганнан соң, егетләрне Крестовниковларның сабын ясау заводына ярдәмче эшчеләр итеп урнаштырганнар, анда озак еллар әтисе дә эшләгән. Ул вакытта биредә партия төркеме оешкан. Большевиклар белән якынайган һәм төркем активына керүчеләр арасында абыйлы-энеле Петряевлар да була. Алар берничә стачкада һәм большевиклар лозунглары астында башка массакүләм чыгышларда катнаштылар, турыдан-туры сугышта көрәштеләр.

Ике туган да 1918 елда, Казанны "ак чех"лардан саклап, батырларча һәлак була. Кызыл гвардияче эшчеләр Константин һәм Георгий Петряевларның һәлак булуы М.Вахитов исемендәге химия комбинатының Хезмәт һәм сугышчан дан музеенда чагылдырылган, ә комбинат яныннан үтә торган Большая Николаевская урамы Бертуган Петряевлар исемен алган.

2015 елда Идел буе районының «М-14» торак комплексы урамнарының берсе Бертуган Батталовлар исемен алды. Бу исемдә Салихҗан һәм Абдулла Батталовлар исемнәре мәңгеләштерелгән.

Салихҗан Батталов - татар әдәбиятында тирән эз калдырган прозаик, шагыйрь һәм драматург. Язучы иҗатындагы күренекле тема - күпсанлы лирик шигырьләре, балладалары, поэмалары язылган авыл. Ул беренче тапкыр татар әдәбиятына героик очучы романтика темасын алып кертә. С.Батталовның профессиональ әдәби эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы тарафыннан өзелә. Ул Хәрби һава көчләре частьларында Тыныч океан флотында хезмәт итә, Япония гаскәрләренә каршы сугыша. Аның сугышчан хезмәтләре орденнар һәм медальләр белән билгеләп үтелә.

Абдулла Батталов «Идел-Урал» Идел-татар легионы яшерен оешмасында катнашучы буларак билгеле. Ул сугыш елларында Муса Җәлилнең яшерен көрәш буенча фикердәшләренең берсе була. Төркемне фаш итәләр, 1944 елның 25-нче августында А.Батталов төркемдәге дистәләрчә иптәшләре белән җәзалап үтерелә. Җәлилчеләр, шул исәптән А.Батталов та, үлгәннән соң, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнәләр.

Барлык яңалыклар